19 октябрьдә Теләче Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре “С книжкой весело шагать” акциясе үткәрделәр. Китапханәчеләр Үзәк бистәсендә урнашкан “Сәйлән” балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркемендә булдылар. Бибилиотекарь апалары алып килгән матур китапларны күргәч балалар бик сөенделәр. Алар китапларны рәхәтләнеп карап чыктылар, укыдылар һәм соңыннан үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар. Ә безне, үз чиратында яшь буынның китаплар белән кызыксынуы аеруча шатландыра. Мондый акцияләр үткәрү китап укучылар санын арттырып кына калмас, безнең балаларны кешелеклерәк, белемлерәк, мәдәниятлерәк тә итәр дип өметләнәбез.