Көз муллык алып килә. Игенчеләр тырышып-тырышып иген үстерделәр. Без яратып ашый торган берсеннән-берсе тәмле, печенье,вафли, тагын әллә нинди төрле-төрле камыр ризыклары барысы да басуда үскән игеннән әзерләнә. Шулай да бу татлы ризыклар арасыннан иң-иң тәмлесе ипи! Ипи кайдан барлыкка килгәнен өйрәндек бүген. Бүген Олы Кибәхуҗа урта мәктәбендә “Ипи-бар нәрсәгә баш” дип исемләнгән сыйныф сәгате үтте.