20 октябрь көнне Иске Җөри авылы китапханәсендә “Китап иле-серле дөнья” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмә укучы балаларны яңа кайткан китаплар белән таныштыру максатыннан оештырылды. Күргәзмәгә яңа кайткан балалар китаплары куелды.
Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә укучыларның иң яраткан түгәрәкләре -“Бадминтон”. Бу түгәрәк атнага 3 тапкыр үткәрелә. Укучылар анда бик теләп йөриләр. Түгәрәк җитәкчесе Заббаров А.Ф. балаларда спортка мәхәббәт тәрбияләүдә үзенең бөтен көчен куеп эшли.
Олы Мишә урта мәктәбендә начар гадәтләргә каршы профилактик чаралар айлыгы бара. Укучыларга” Начар гадәтләргә-ЮК!” исеме астында рәсем конкурсы игълан ителде. “ Сәламәт яшәү рәвеше”, “ Наркоманиягә-ЮК”, ” Начар гадәтләргә – ЮК!” темаларына сыйныф сәгатьләре үтә. Хәрәкәтле уеннар, спорт уеннары аша балаларны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндибез. Укучыларыбыз шушы чаралар аша дөрес яшәү юнәлешен сайлыйлар.
2015 елның 20 октябрь көнендә «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы узәгенең гаилә бүлеге хезмәткәрләре, «Тату гаилә» клубы кысаларына таянып, социаль яктан куркыныч гаиләдәге һәм авыр тормышлы гаиләдәге әниләр очен «Мәрхәмәтле башлангыч» дип исемләнгән чираттагы дәрес үткәрелде. Бу дәреснең төп максаты: гаиләдә бер–берсе белән аралашу ягын дөрес юнәлешкә кертеп җибәрү һәм ата-аналар тарафыннан тәрбияләү процессына кызыксындыру уяту.
Шушы очрашуның ахырында әниләргә кыска гына видео ролик күрсәтелде.
Мәдәният йортында үткәргән һәр кичә төрле спорт уеннары, балаларның вакытларын мавыктыргыч итеп үткәрү өчен оештырыла.
20 октябрь көнне Урта Мишә авылы клубында «Спорт сәламәтлек чыганагы» дигән исем астында теннис ярышы үткәрдек. Ярышта мәктәп укучылары катнашты.
Балалалар өчен уен ул – белем алу, мәгълүмат туплау, хезмәт һәм шул ук вакытта иң әһәмиятле тәрбия чыганагы да.Уен баланың эчке дөньясын күзаллаулар һәм һәртөрле төшенчәләр белән баетып торган якты тәрәзәгә тиң. Баланың кызыксынулары уен аша формалаша.