ЯҢАЛЫКЛАР


21
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе

21 октябрь көнне Казаклар авыл китапханәсендә  Кече Кибәхуҗа  төп мәктәбенең һәм Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен мәдәни дәрес үткәрелде. Укучыларны китапханәче Альбина Рахматуллина китапханә белән таныштырды. ”Китаплар өе” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. Шулай ук укучыларга тантаналы рәвештә ”Мәдәни көндәлек” тапшырды. Бу көндәлек республикабызның тарихи-мәдәни урыннары һәм мәдәни чаралар белән танышырга ярдәм итәчәк. Ә дәрескә кадәр Татарстанның дәүләт символлары һәм истәлекле урыннарына багышланган презентацияләр белән таныштылар.

Укучылар укытучы белән берлектә приборлар ярдәмендә күзәтү эшләре алып баралар. Географик мәйданчыкта үткәрелгән күзәтүләрнең төп максаты-табигать күренешләренең бәйлелеген билгеләү.

21 октябрь көнне  «Шигьри тәлгәшләр» берләшмәсенә  йөрүче балалар  белән «Көзге мизгелләр»дип исемләнгән  әдәби музыкаль кичә үткәрелде. Бу кичәдә алар бигрәк тә  Фәнис Яруллинның туган якка, табигатькә багышлап язылган шигырьләрен  бик яратып укыдылар. 

Очрашуда Габдрәүф абый үзенең үткәне турында бик күп сөйләде.

Анын бердәнбер улы  Рафик хәрби хезмәттә  1983 елның май аенда очкыч

шартлап һәлак була. Барлык авырлыклар онытыла, бала хәсрәте хич тә йөрәктән китми,- ди ул.

Мәдәният хезмәткәрләре – Низамова С., Назипова М. һәм Гасимова Р. тарафыннан мәдәният йорты бакчасында җыештыру – чәчәкләр бакчасын чистарту,коелган яфракларны җыеп түгү эшләре башкарылды.
Теләче Үзәк балалар китапханәсе Район Мәдәният йорты белән берлектә Бердәм мәдәният дәресе үткәрү максатыннан Теләче урта мәктәбендә булдылар. Анда барлыгы 214 бала катнашты. Дәресне үз чыгышы белән башлангыч мәктәптә директор урынбасары булып эшләүче Мифтахова Венера Габдулла кызы башлап җибәрде. 

Хәзерге вакытта  Кече Кибәхуҗа  җирле үзидарәсенә кергән Олы Кибәхуҗа авылында  яңа ачылган мәдәният йорты  янәшәсендә  авыл халкы ярдәме белән  хоккей площадкасы төзү эшләре башланып  киткән.  Авыл яшьләре безгә бик теләп булыша бу эштә, рәхмәт аларга!” - дип хәбәр итте безгә мәдәният йорты директоры Рафил Хуҗин. 

Бүген, 21 октябрь Олы Мишә урта мәктәбендә “Укучының мәдәни көндәлеге” дигән дәрес  үткәрелде. Әлеге мәдәни тәрбия һәм белем бирүгә юнәлдерелгән проект нигезендә башлангыч сыйныф укучылары, әти-әниләре  белән   үзләре яшәгән шәһәрдәге, райондагы музей, театр, китапханә, концерт залларына йөрерләр, башкалабыз Казанның тарихи урыннарына сәяхәт итәрләр. Көндәлек нәниләргә республикабызның тарихи-истәлекле урыннарына, төрле мәдәни чараларга юл күрсәтер һәм рухи байлыкларыбыз белән якыннанрак танышырга ярдәм итәр.  Бу проект Татарстан Республикасы  Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан гамәлгә куелган. 

“Күренекле талант иясе” дигән китап күргәзмәсе куелып, иҗатына күзәтү үткәрелде. Балалар язучыны әкиятләрен искә төшерделәр, шигырҗләрен укыдылар.
Роберт  Миңнуллинның иҗаты, тормыш  юлы  турында  сөйләде, китапларын  тәкъдим итте. Шагыйрьнең шигырьләрендә өлкәннәр белән балалар  арасындагы проблемалар балалар аңларлык дәрәҗәдә гади итеп күрсәтелә. Аның бер  генә  китабы да балалар  игътибарыннан читтә калганы  юк, шигырьләрен балалар яратып укыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International