Бу атнада кисеп- ябыштыруда без җыртып ябыштыру алымын кулланып көзге агач ясадык. Әлеге оешкан белем бирү эшчәнлегенә түбәндәге бурычлар куелды:
1. Балаларны әлеге аппликация төре белән таныштыру.
2. Төсле кагәзь һәм клей белән эшләү күнекмәләрен ныгыту.
3.Кул-чукларын камилләштерүне дәвам итү.
Экология дөньякүләм әhәмиятле, мөhим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ул үзенең актуальлеге, үткенлеге белән бүген бөтен кешелек алдына килеп басты. Чөнки киләчәк буыннар язмышын фән-техника казанышлары түгел, ә җир-суларның экологик торышы хәл итәчәк. Экология проблемасының глобаль проблема булып, аның үзебез яши торган урында да чагылуы тәрбиячедә борчылу тудыра hәм төрле педагогик эшчәнлеккә этәрә. Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу – балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә.
Туган тел – туган җир, Туган ил төшенчәләренең төп мәгънәсен бала аңына җиткерүче иң мөһим чара. Балаларга патриотик тәрбия бирү туган телдән башка мөмкин түгел. Баланың аңы үсү,белеме арту, чынбарлыкны танып-белүе һәм чын кеше булып тәрбияләнүе аның туган телен – ана телен белүенә бәйле.
Куб, өчпочмак, квадратлар... Бу геометрик фигураларны танып белү дәресләре балалар бакчасыннан ук башлана. Аларда балалар мондый төр фигураларны уенчык итеп кенә күрми, ә предметның зурлыгы яки кечкенәлеген өйрәнү өчен файдалана. Әлеге “Акбайга матур өй” дип аталган дәрестә кечкенәләр төркеме балалары катнашты. Предметларны конструкторлау, бер-берсенә тәңгәл китерү серләренә төшенделәр. Тәрбиячеләре Рахимова Л.Н. әйтүенчә, балалар әлеге дәресләрдә аеруча актив, алар уенчыклардан төрле төзелеш объектлары төзи, үзләренең хезмәтләренә сөенәләр.
Шармыщ авылы китапханәсендә шагыйрь, язучы, драматург М.Ю. Лермонтовның тууына 200 ел тулу уңаеннан «Герой нашего времени» дип исемләнгән әдәбият сәгате уздырылды. Китапханәдә «Любовь к библиотеке через творчество М.Ю. Лермонтова» исемле стенд әзерләнде. Әлеге чарада талантлы язучының тормыш юлы, иҗаты тагын бер кат искә төшерелде, укучылар яратып укый торган әсәрләре турында фикер алышынды.