Уңыш бәйрәме.

2015 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе
Бакчабызда уңыш бәйрәме үткәрелде.Бәйрәм кунаклары булып үзебездә тәрбияләнеп чыккан, быел 1 класска укырга кергән балалар килде. Балалар көзге байлык турында шигырләр сөйләделәр, биюләр башкардылар. Көз кызы- бәйрәмгә кунак булып килде.Ул балаларга кәрзин тулы көзге уңыштан күчтәнәчләр алып килде һәм бәйрәм кунакларын көзге уңыш белән сыйлады. Балалар табышмаклар әйтештеләр, "Шалкан" әкиятен сәхнәләштерделәр.Бәйрәм барлык балаларга да бик ошады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International