Балалар бакчасында патриотик тәрбия.

2015 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

Туган тел – туган җир, Туган ил төшенчәләренең төп мәгънәсен бала аңына җиткерүче иң мөһим чара. Балаларга патриотик тәрбия бирү туган телдән башка мөмкин түгел. Баланың аңы үсү,белеме арту, чынбарлыкны танып-белүе һәм чын кеше булып тәрбияләнүе аның туган телен – ана телен белүенә бәйле.

Милләтебезгә карата олы ихтирам хисләре тәрбияләгәндә, татар халкының милли мирасыннан файдалануга җитди игътибар ителергә тиеш, шунда гына мәктәпкәчә яшьтәге балаларның туган телне яхшы үзләштерүләренә, аны ана теле итеп кабул итүләренә ирешергә мөмкин.

Патриотик тәрбия бирү төшенчәсе киң мәгънәне аңлата, ягъни ул бала күңелендә Туган илнең табигатенә, туган йортына, туган авылына яки шәһәренә, халкының тарихына, аның мәдәниятенә мәхәббәт уятудан гыйбарәт.

Укыту-тәрбия процессында патриотик тәрбия бирү бакчада мөхим урынны алып тора. Бакчабызның туган якны өйрәнү почмагы моның ачык мисалы. Биредә Россия символикасы, Татарстанның символлары, районыбызның гербы һәм җитәкчебезнең портреты урын алган. Туган ягыбызның тарихы, чишмәләре,калкулыклары, күренекле кешеләре турында папкалар ачылды алар даими яңартылып тора. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International