21 октябрь көнне «Укучының мәдәни дневнигы» дигән акция башланып китте. Әбде урта мәктәбендә кече яшьтәге мәктәп балалары белән Бердәм мәдәни дәрес үткәрелде. Китапхәнәче Никитина Н.П. Республиканың мәдәни һәм тарихи урыннары белән һәм «Казан буенча сәяхәт» дигән презентация белән таныштырды. Чара азагында укучыларга мәдәни дневниклар һәм кечкенә бүләкләр тапшырылды.