2015 елның 21 октябрендә Татарстан мәктәпләрендә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты яңадан старт алды.

2015 елның 21 октябре, чәршәмбе

2015 елның 21 октябрендә Татарстан мәктәпләрендә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты яңадан старт алды. Теләче Үзәк балалар китапханәсе Район Мәдәният йорты белән берлектә Бердәм мәдәният дәресе үткәрү максатыннан Теләче урта мәктәбендә булдылар. Анда барлыгы 214 бала катнашты. Дәресне үз чыгышы белән башлангыч мәктәптә директор урынбасары булып эшләүче Мифтахова Венера Габдулла кызы башлап җибәрде. Теләче үзәк балалар китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Фатыйхова Елена Геннадий кызы балаларны “Укучының мәдәни көндәлеге” нидән гыйбарәт, аны тутыру кагыйдәләре һәм җиңүчеләрнең нинди номанацияләрдә билгеләнүе белән таныштырды. Район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Туктамышева Әнисә Хәмит кызы районда үтүче мәдәни чаралар буенча әңгәмә корды һәм аларда регуляр рәвештә катнашырга чакырды. Соңыннан барлык укучыга да мәдәни көндәлекләр тапшырылды. Мәктәп директоры Нәҗипов Раил Рәсиф улы укучыларның шушы проектта актив катнашуларын һәм барлык номинациядә дә җиңү яулауларын теләде. Әлеге акция балаларны да, әти – әниләрне дә шатландырыр. Ә иң мөһиме, әйбәт, мөһим, файдалы һәм нәтиҗәле пректларның берсе булыр дип ышанабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International