Югары Мәтәске авыл клубында әдәбият елы уңаеннан күп кенә чаралар үткәрелә. 21 октябрь көнне «Шигьри тәлгәшләр» берләшмәсенә йөрүче балалар белән «Көзге мизгелләр»дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә үткәрелде. Бу кичәдә алар бигрәк тә Фәнис Яруллинның туган якка, табигатькә багышлап язылган шигырьләрен бик яратып укыдылар.