Баландыш авылы мәдәният йортында даими рәвештә өмәләр оештырылып тора. Мәдәният хезмәткәрләре – Низамова С., Назипова М. һәм Гасимова Р. тарафыннан мәдәният йорты бакчасында җыештыру – чәчәкләр бакчасын чистарту,коелган яфракларны җыеп түгү эшләре башкарылды.