Хәзерге вакытта Кече Кибәхуҗа җирле үзидарәсенә кергән Олы Кибәхуҗа авылында яңа ачылган мәдәният йорты янәшәсендә авыл халкы ярдәме белән хоккей площадкасы төзү эшләре башланып киткән. “Авыл яшьләре безгә бик теләп булыша бу эштә, рәхмәт аларга!” - дип хәбәр итте безгә мәдәният йорты директоры Рафил Хуҗин.