Бүген, 21 октябрь Олы Мишә урта мәктәбендә “Укучының мәдәни көндәлеге” дигән дәрес үткәрелде. Әлеге мәдәни тәрбия һәм белем бирүгә юнәлдерелгән проект нигезендә башлангыч сыйныф укучылары, әти-әниләре белән үзләре яшәгән шәһәрдәге, райондагы музей, театр, китапханә, концерт залларына йөрерләр, башкалабыз Казанның тарихи урыннарына сәяхәт итәрләр. Көндәлек нәниләргә республикабызның тарихи-истәлекле урыннарына, төрле мәдәни чараларга юл күрсәтер һәм рухи байлыкларыбыз белән якыннанрак танышырга ярдәм итәр. Бу проект Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан гамәлгә куелган.