20 октябрь көнне Алан авыл китапханәчесе китап укучылар белән “Китапчык - серле янчык” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Роберт Миңнуллинның иҗаты, тормыш юлы турында сөйләде, китапларын тәкъдим итте. Шагыйрьнең шигырьләрендә өлкәннәр белән балалар арасындагы проблемалар балалар аңларлык дәрәҗәдә гади итеп күрсәтелә. Аның бер генә китабы да балалар игътибарыннан читтә калганы юк, шигырьләрен балалар яратып укыйлар.