“Мәдәни көндәлек” бердәм дәресе.

2015 елның 21 октябре, чәршәмбе

21 октябрь көнне Казаклар авыл китапханәсендә  Кече Кибәхуҗа  төп мәктәбенең һәм Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен мәдәни дәрес үткәрелде. Укучыларны китапханәче Альбина Рахматуллина китапханә белән таныштырды. ”Китаплар өе” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. Шулай ук укучыларга тантаналы рәвештә ”Мәдәни көндәлек” тапшырды. Бу көндәлек республикабызның тарихи-мәдәни урыннары һәм мәдәни чаралар белән танышырга ярдәм итәчәк. Ә дәрескә кадәр Татарстанның дәүләт символлары һәм истәлекле урыннарына багышланган презентацияләр белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International