Алтынсу төсләре, мул уңышы һәм һава торышының төрлелеге белән шатландыра һәм шаккаттыра безне Көз-патшабикә.

2015 елның 19 октябре, дүшәмбе

     Алтынсу төсләре, мул уңышы һәм һава торышының төрлелеге белән шатландыра һәм шаккаттыра безне Көз-патшабикә.Балаларның сөйләм активлыгын үстерү максатыннан, табигатьтәге  көзге үзгәрешләр буенча күзаллауларын киңәйтү;  көзен үсемлекләр һәм хайваннар тормышындагы үзгәрешләрне ныгыту , табигатькә сакчыл караш тәрбияләү,  табигатьнең матурлыгы белән хозурлану  максатыннан, мәктәпкәчә әзерлек төркемендә әти-әниләргә һәм балаларга “Көзге манзара”, “Көзге яфраклар һәм чәчәкләрдән гербарий” ясау биреме бирелгән иде. Барлык эшләр дә бик эчтәлекле, кызыклы һәм эстетик яктан бик матур бизәлгән иде. Әти-әниләргә тырышлыклары һәм балаларны тәрбияләү һәм үстерүдә керткән өлешләре өчен рәхмәтебезне җиткерәбез!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International