Җәүдәт Харис улы Дәрзамановның тууына 70 ел тулу уңаеннан шагыйрьнең иҗатына күзәтү үткәрелде.

2015 елның 19 октябре, дүшәмбе
16 октябрь көнне Ямбулат авылы китапханәсендә балалар язучысы, шагыйрь һәм прозаик, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылары берлегенең А.Алиш исемендәге премия лауреаты Җәүдәт Харис улы Дәрзамановның тууына 70 ел тулу уңаеннан шагыйрьнең иҗатына күзәтү үткәрелде.  Җ.Дәрзаманов төп иҗат мәйданы балалар әдәбиятын үз эченә ала. Шул уңайдан китапханәче Гөлия Шакурова балаларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Аннары балалар язучының "Безнең әлифба", "Күзле кычыткан", "Серле янчык", "Карурман кунаклары" дигән китапларыннан төрле елларда иҗат ителгән самими шигырьләрен, әкият - поэмаларын укыдылар, кайсыларын яттан да сөйләделәр. Җ.Дәрзамановның шигырьләре аларда зур кызыксыну уятты, алар язучының китапларын өйләренә дә яздырып алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International