«Ватанны саклау – изге бурыч»

2015 елның 19 октябре, дүшәмбе

19 октябрь көнне Теләче Үзәк китапханәсендә «Ватанны саклау – изге бурыч» дип исемләнгән  егетләрне армия сафларына озату кичәсе үткәрелде. Кичәнең максаты: булачак солдатларны армия сафларына әзерләү, үз-үзеңне тоту  кагыйдаләрен аңлату, патриотик тәрбия бирү иде. Әлеге очрашу кичәсендә Татарстан Республикасы Саба-Теләче хәрби комиссариаты бүлеге начальнигы Закиров Фәнис Фәритович, Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Шайдуллин Альфред Рашитович катнашты. Көзге чакырылышта Теләче районыннан барлыгы 42 егет ватаныбызны сакларга алына. Кичәдә  егетләргә багышланган  изге теләкләр, матур җырлар җырланды һәм хәзерге вакытта армия сафларында хезмәт итүче егетләрнең хатлары укылды. Әлеге очрашу - кичәдә барлыгы 30кеше катнашып, егетләргә алдагы тормышларында зур уңышлар теләп, изге бурычларын исән-сау үтәп илебезгә исән-имин йореп кайтуларын теләделәр. Кичә ахырында булачак солдатлар һәм килгән кунаклар белән истәлек очен фотога тошелде, шулай ук истәлек бүләкләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International