17 октябрь көнне Мамадыш шәһәрендә Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең җәйге Спартакиадасы булып узды. Әлеге ярышларда Теләче районы данын районыбызның төрле мәктәпләреннән 18 педагог яклады. Ярышлар 6 спорт төре буенча узды: җиңел атлетика, эстафета, урыннан озынлыкка сикерү, кул көрәше, канат тарту, бадминтон һәм мылтыктан ату. Районыбызның мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре әлеге ярышларда лаеклы чыгыш ясап, түбәндәге нәтиҗәләргә ирештеләр: бадминтон буенча ир-атлар арасындагы ярышта Баландыш төп мәктәбеннән Алмаз Җаббаров 1 нче урын; кул көрәшеннән Ринат Зәйнетдинов 3 нче урын; VIP йөгерештә мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова 3 нче урын яуладылар. Ярыш нәтиҗәләре буенча республиканың 24 авыл районнары арасында Теләче 6 нчы урынга лаек булды.