ЯҢАЛЫКЛАР


13
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе

2015 елның 12 август көнне “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм итү бүлекчәсе хезмәткәрләре Балыклы авылында яшәүче мөмкинчелеге чикле булган балалы гаиләдә булдылар.


12
август, 2015 ел
чәршәмбе
10 август көнне язучы Михаил Михайлович Зощенконың тууына 120 ел булды. Ул балалар өчен язылган бик күп әсәрләрнең авторы буларак билгеле, мәсәлән, «Галоши и мороженое», «Елка», «Бабушкин подарок», «Не надо врать» һәм башкалар.
Баландыш авыл китапханәчесе Миләүшә Нәҗипова, чишмәләрне барлау һәм чистарту максаты белән, балалар  белән  авылдагы чишмәләргә экскурсия оештырды. Бу сәяхәттә китапханәче  балаларны  чишмәләрнең тарихы белән таныштырды, аларның кайда,  ничек килеп чыгулары турында мәгълүмат бирде. 
Балалар  музейдагы экспонатларның һәрберсе белән  якыннан танышалар. Аларның тарихларын өйрәнәләр.
Музей - почмакта экспонатлар даими рәвештә яңартылып торыла.
С целью привлечения к работе в районных государственных ветеринарных объединениях молодых специалистов, при приеме на работу молодые специалисты до 30 лет будут получать ежемесячную доплату в течение трех лет.  Такое решение принял начальник Главного управления ветеринарии КМ РТ. 
2015 елнын 11 августы көнне район башлыгы И.Ф.Зарипов һәм авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Р.Х.Низаметинов хуҗалык кырларында алдынгы комбайнерларга 3 көннлек нәтиҗәләр буенча сертификатлар тапшырдылар:
Барлык жыелган икмэк   17849 тонн тэшкил итэ, 1 гектарга уныш чыгышы 20,4 центнер. Иген сугуда алдынгы булып Алан, Игенче, Нирус, Сэт иле  хужалыклары бара. Алан хужалыгында планнын 50% майданы  суктырылган. Барлыгы 3027 тонн икмэк жыеп алынган, 1 гектарга уныш чыгышы 25,7 центнер тэшкил итэ.

11 нче август көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә балалар белән "Без тынычлык терроризымсыз" темасына мәгьлүмәт сәгате үткәрелде. Балаларга "теракт", "терроризм" төшенчәләре анлатылды.

Казаклар авыл китапханәсендә өлкәннәр өчен 2919 китап, балалар өчен 4286 китап бар. Җәйге каникул булуга карамастан, балалар китапханәгә бик теләп йөриләр. Яңа кайткан китаплар белән даими танышып торалар.

10
август, 2015 ел
дүшәмбе

Теләче җирлекара китапханәсендәТатарстанның һәм Россиянең драматургы, прозаигы, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның Дәүләт бүләкләре лауреаты Туфан Миңнуллинның тууына 80 ел тулу уңаеннан “Күңелгә матурлык бирүче шәхес” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International