Баландыш авыл китапханәчесе Миләүшә Нәҗипова, чишмәләрне барлау һәм чистарту максаты белән, балалар белән авылдагы чишмәләргә экскурсия оештырды. Бу сәяхәттә китапханәче балаларны чишмәләрнең тарихы белән таныштырды, аларның кайда, ничек килеп чыгулары турында мәгълүмат бирде. Балалар чишмәләрне һәрвакыт карап, чистартып торырга, пычратмаска кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр. Соңыннан малайлар һәм кызлар үзләре алып килгән тәм-томнар белән сыйланып күмәкәк уеннар уйнадылар, шифалы үләннәр җыйдылар.