Борын-борын заманда кешеләр нилектән яз булганын белмәгәннәр. Алар ямьле язны җылы яктан кара каргалар алып килә икән, дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп сулар ага башлагач, гөрләвекләргә таба, яңаруга-яшәрүгә йөз боргач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны “Карга боткасы” дип атаганнар.
30 июль көнне Олы Нырсы авылында халык ярдәме белән су башнясы янында төзекләндерү эшләре узды. Олы Нырсы авылы халкы берсе дә читтә калмыйча бу эштә бик актив катнашты.
2015 нче елның 01 июль көнне Иске Карабаян авылында яшәп гомер итүче Арсентьева Дарья Максим кызының 95 яшьлек юбилее булып узды. Ветеранны түгәрәк бәйрәме белән, Олы Нырсы авыл җирлеге башлыгы Гиниев Р.Г. тәбрикләп, Россия Федерациясе Президенты В.В.Путинның котлавын җиткерделәр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Балаларның тормыш иминлеген саклау – һәр әти-әнинең һәм тәрбиячеләрнең иң зур бурычларыннан берсе, шуңа күрә 3нче балалар бакчасында әти-әниләргә Теләче районы буенча янгын күзәтчелеге бүлеге вәкиле,участок инспекторы белән берлектә җыелыш уздырылды.