Участок инспекторы белән берлектә җыелыш уздырылды.

2015 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

 

Балаларның тормыш иминлеген саклау – һәр әти-әнинең һәм  тәрбиячеләрнең иң зур бурычларыннан берсе, шуңа күрә 3нче балалар бакчасында әти-әниләргә Теләче районы буенча янгын күзәтчелеге бүлеге вәкиле,участок инспекторы белән берлектә җыелыш уздырылды.

Куркынычлы ситуацияләр өйдә дә җитәрлек. Балаларның үзләрен генә калдырган чакта шырпы белән уйнап, янып үлү очраклары, я булмаса, электрга тоташтырылган әйберләр, бигрәк тә үтүк яки башка приборлар белән уйнап,  аяныч хәлләр килеп чыгу турында кат-кат аңлату бер дә комачауламый, диде янгын күзәтчелеге бүлеге вәкиле Ленар Тимерханов .

Таныш булмаган кешене өйгә кертергә ярамаганны күп балалар аңлыйлар, ләкин начар кешеләрнең төрле оешмалардан килдек дип, мәсәлән, газны, электрны тикшерү сылтавы белән өйгә үтеп керергә мөмкин икәнлекләре турында да балалар бик яхшы белергә тиешләр, диде участок инспекторы Илхам Шаяхметов.

Җәйге айларда балаларның төрле агулы җимешләр яки гөмбәләр ашап хастаханәләргә керү очраклары бар. Җәй көне ата-анадан башка су буйларына барырга һәм суга керергә ярамавын бала һәрчак истән чыгармасын өчен, балалар белән гел әңгәмәләр үткәрү кирәк. Димәк, әти-әниләр дә бу өлкәдә  даими эшләргә тиеш, диде 3нче балалар бакчасы шәфкать туташы Венера Каримуллина.

Гомумән, балалар бакчаларында ата-аналар белән җыелышлар үткәргәндә, болар турында елына бер мәртәбә әти-әниләрнең исенә төшерү дә зарар итмәс, чөнки кайчакта ата-ана үзе үк кагыйдәләрне боза һәм, кызганычка каршы, моны баласы каршында башкара. Нәтиҗәдә тәрбияче ел дәвамында башкарган эш ата-ананың бер саксыз хәрәкәте аркасында юкка чыгарга мөмкин. Димәк, әти-әниләр өчен дә әңгәмәләр үткәрү һәм һәрберсеннән инструктаж үтүе турында култамга алу да аларның җаваплылыгын арттырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International