ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе

9 апрель көнне  Югары Кибәхуҗа  урта мәктәбендә район мәгариф бүлеге  психологы  Зиннатова Г.Р.  9,11 класс укучылары  белән   тренинг  үткәрде.  Укучылар психологик-  диагностика  сорауларына    җавап бирделәр.Укучылар   үзләренең  Бердәм  дәүләт   имтиханнарына  әзерлекләрен   барладылар. Бу  тренинглар  укучыларны  үз-үзләрен  тәртиптә  тотарга  ярдәм  итә. 

Шул уңайдан Олы Мишә авыл мәдәният йорты директоры бөтендөнья сәламәтлек көнен, түгәрәк өстәл формасында уздырды. Әңгәмәдә алкоголь һәм тәмәкенең зыяны турында сөйләнелде. 
Аны тарих укытучысы Шакуров Т.Р.һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары  Хасанова Р.М.үткәрде.Дәрестә  укучылар  фильм карадылар..Аннан соң укучылар чыгыш ясадылар. 
8 апрель көнне Алан һәм Балыклы авылы мәдәният йортларының  иҗат төркемнәренә йөрүче яшьләр  “Бүген бездә туган көн” куңел ачу кичәсенә җыйналдылар. 
апрель көнне Теләче муниципаль районы  Башкарма комитетынын административ хокук бозулар буенча беркетмәләр төзүдә  вәкаләте булган хезмәткэрлэре тарафыннан Лесной поселогы һәм Олы Мәтәскә авылына чираттагы рейды булып узды.
Клубта балалар өчен берләшмәләр күп булганлыктан, кичәдә балаларча бик  күңелле  узды. Кичәне КВН формасында уздырылды. Курчак театрында кулланыла торган персонажлар белән төрле күренешләр күрсәтелде.
Кичәгә тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары чакырылды. Кичәдә Туфан Миннулинның  «Ай булмаса йолдыз бар» исемле спектакльдән өзек күрсәтелде. Анда «Сәхнә үзе ул тормыш» дип исемләнгән драм берләшмәсенә йөрүчеләр катнашты. 
8 апрельдә Ямбулат башлангыч мәктәбе укучыларын чакырып М.Давлетшина  белән М.Җәлилнең "Ромашка " шигыренә инценировка эшләнелде. Укучыларга сугыш вакыты җырлары  өйрәтелә
9 апрель көнне Күкчә авылы китапханәсендә Җиңүнең 70 –еллыгы уңаеннан  “Бөек хәтер” -дип исемләнгән стенд эшләнде. Бу стендка һәр авыл кешесе Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм хәбәрсез югалган кешеләргә йолдыз куя һәм исем,фамилиясен яза. 
Шул акция кысаларында Урта Мишә авылы китапханәчесе Мухаметшина Г. 9 апрель көнне өлкәннәрнең өйләренә барып яңа кайткан китаплар, газета-журналлар белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International