Җиңү көнен каршы алган көннәрдә безнең Олы Мәтәскә балалар бакчасында төрле чаралар еш үткәрелеп тора. Бүген бакчабызда "Кирәкми безгә сугыш!" дип исемләнгән шигырь бәйрәме булып үтте. Бәйрәм авыл китапханәсе мөдире Хузиахметова Земфира һәм мәктәп укучылары белән берлектә үткәрелде. Балалар сугыш турында рәсемнәр карадылар, шигырьләр тыңладылар, үзләре дә өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр.
Шулай ук сугыш һәм тыл ветераннарына багышланган альбомнар яна материаллар белән тулыландырылып тора.