Безнең Иске Җөри балалар бакчасында районыбызның мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү методисты Сәетова Анна Николаевна, ЮХИДИ бүлекчәсенең инспекторы Ришат Назиров һәм әйдәп баручы белгеч Гүзәл Ягафарова кунакта булдылар. Алар “Һәркемгә юл йөрү кагыйдәләрен белергә кирәк” дип исемләнгән ачык дәрес карадылар. Чараның максаты: юл билгеләрен белүнең әһәмиятен төшендерү, транспортта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту иде. Балалар юл кагыйдәләре буенча белемнәрен күрсәттеләр. Дәрес концерт номерлары белән дәвам итте.
Ахырдан кунаклар балаларга юл кагыйдәләре буенча сораулар бирделәр һәм үзләренең алып килгән истәлекле бүләкләрен өләштеләр.