ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2015 ел
җомга
Максабаш башлангыч мәктәбе укучылары әлеге кичәдә бик теләп катнаштылар. Алар кошлар турында шигырьләр сөйләделәр, табышмакларга җаваплар бирделәр,бик матур итеп кош рәсемнәре ясадылар. Балаларга бәйрәм бик ошады, ахырдан һәрбер катнашкан укучыга бүләкләр тапшырылды. 
Мәктәп яшендәге балалар төрле уеннар уйнадылар, үзара көч сынаштылар, командалап ярыштылар. Шулай ук, сәламәт булу өчен ничек тукланырга кирәк икәнлеге турында балалр белән әңгәмә корылды. 
Бу очрашуда без укучыларны  Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм вафат булган авылдашларыбызның тормыш юлы, аларның истәлекләре, кичергән авырлыклары, хәтирәләре белән таныштырдык. 
Анда авыр тормыш хәлендә калган үсмерләр ярдәм, киңәш сорап мөрәҗәгать итә ала. Гомумроссия балалар ышаныч телефоны- 8-800-2000-122 тәүлек әйләнәсе эшли. Бу телефонга консультатив-психолгик ярдәм кирәк булганда, шулай ук балаларны рәнҗетү,  өйдә яки башка урыннарда җенси мөнәсәбәтләргә тарту очраклары буенча шалтыратырга мөмкин. 
Бу альбомда  терроризмга, наркоманиягә каршы үткәрелгән чараларның фотолары урын алды. Китапханәгә килгән барлык китап укучылар бу альбом белән таныша алачак.
Төрле милләтләрнең традицияләре, гореф - гадәтләре турында белем бирү максатыннан, Үзәк балалар бакчасынын зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балаларына  тәрбияче Гимаева Нәфисә Шакирһан кызы бүген балаларга тиздән киләчәк рус милләтенең олы бәйрәме - Пасха турында мәгълүмат җиткерде. 
Шармыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә атна дәвамында наркотик матдәләрнең законсыз куллану очракларын ачыклау максатыннан укучыларга социаль-психологик тест үткәрелде.

Шармыш авылы китапханәсендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата «Мы будем чтить ваш подвиг вечно» дип исемләнгән стенд эшләнә башлады. Стендта Бөек ватан сугышы һәм тыл  ветераннары турында мәгълүматлар урнаштырылганю

Айдар авылы китапханәсендә китап күргәзмәләре даими рәвештә эшләп килә. 9 апрель көнне "Без үзебез мәзәкче" дип исемләнгән күргәзмә  балалар  үзләре иҗат иткән мәзәкләрдән төзелде. 
9 апрель көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре Мингазова Лилия белән Гаязова Зөлфия “Кошлар – безнең дуслар” дип аталган викторина - кичә үткәрделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International