Балалар ышаныч телефоны – балалар һәм яшүсмерләргә аноним рәвештә бушлай психологик ярдәм күрсәтү хезмәте. Анда авыр тормыш хәлендә калган үсмерләр ярдәм, киңәш сорап мөрәҗәгать итә ала. Гомумроссия балалар ышаныч телефоны- 8-800-2000-122 тәүлек әйләнәсе эшли. Бу телефонга консультатив-психолгик ярдәм кирәк булганда, шулай ук балаларны рәнҗетү, өйдә яки башка урыннарда җенси мөнәсәбәтләргә тарту очраклары буенча шалтыратырга мөмкин. Район социаль яклау бүлегенең әйдәүче белгеч-эксперты Нурия Сафина хәбәр иткәнчә, бу көн уңаеннан бүлектә төрле чаралар үткәрү – патронат гаиләләрдәге балалар белән шушы телефон турында әңгәмәләр үткәрү, ата-аналар алдында ТР бала хокукларын яклау уполномоченные турында чыгыш ясау, балаларга ышаныч телефоны язылган визиткалар тарату күздә тотыла.