9 апрель көнне Максабаш мәдәният йорты директоры, библиотекарь белән берлектә "Кошлар безнең дуслар"дип исемләнгән викторина кичә үткәрделәр. Максабаш башлангыч мәктәбе укучылары әлеге кичәдә бик теләп катнаштылар. Алар кошлар турында шигырьләр сөйләделәр, табышмакларга җаваплар бирделәр,бик матур итеп кош рәсемнәре ясадылар. Балаларга бәйрәм бик ошады, ахырдан һәрбер катнашкан укучыга бүләкләр тапшырылды.