Тәрәз төбендә бакча.

2015 елның 10 апреле, җомга

Урамда әлегә суык, ә безнең 1 нче номерлы балалар бакчасының 1 нче кечкенәләр төркемендә чып-чын “яшелчә бакчасы” гөрли. Ниләр генә юк анда: кыяр, помидор, салат, укроп, хәтта чәчәкләр дә тәрәз төбендәге гадәти булмаган бу “бакчаны” бизи. Балалар яшелчәләргә исемнәр дә кушып өлгерде. Бакчабызда хәзер Чипполиночка һәм Чипплонино атлы кыз һәм малай, шулай ук “Смешарики” мультфильмы персонажлары да бар.

Нәниләр яшелчәләрне бик теләп карый. Алар кечкенәдән үсемлекләрнең тере булуын белеп үсәләр, аларга су сибәләр, утыртырга ярдәм итәләр. Шулай итеп балалар хезмәтнең тәмен тоярга, әйләнә тирәдәге тереклеккә игътибарлы булырга өйрәнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International