Бу атнада, 8нче апрель көнне, Теләче 2нче номерлы балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячесе Юсупова Гөлсинә Фаухетдиновна “Балаң мәктәпкә әзерме” темасына әти-әниләр җыелышы үткәрде. Җыелыш барышында бакча мөдире Хасаншина Фәридә Фаннуровна һәм педагог-психолог Хазипова Сәйлән Нагимовларның чыгышлары тыңланылды. Сәйлән Нагимовна үзенең чыгышында әти-әниләрне баланың мәктәпкә әзерлек дәрәҗәсен бәяләү өчен Түбән Чаллы белгечләре тарафыннан әзерләнгән диагностик инструментлар белән таныштырды. Тәрбияче Юсупова Гөлсинә Фаухетдиновна әти-әниләр белән “Сезнең балагыз мәктәпкә әзерме?” темасы астында анкета үткәрде.
Җыелыш азагында педагоглар әти-әниләрнең кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр. Җыелыш бик җанлы һәм дустанә мөнәсәбәттә үтте.