9 апрель көнне Олы Мәтәска мәктәбе базасында Балалар иҗат үзәге өстәмә белем бирү педагогларының район күләм семинары булып узды. Өстәмә белем бирү педагогы Нигматзянова Ландыш Илсуровна “Сугыш чоры балалары” дип исемләнгән ачык дәрес күрсәтте. Дәрес бик бай эчтәлекле, хәзерге вакыт өчен актуаль темага оештырылды. Шулай ук Сингапур методларын да үз эченә алды. Икенче өлештә Нәүрүз бәйрәме “Карга боткасы” дип исемләнгән ачык чара үткәрелде. Соңыннан түгәрәк өстәл артында киңәшләшү оештырылды.