Россия география җәмгыяте VIII Географик диктант үткәрде. Бу халыкара агарту акциясе барлык континентларда да үткәрелә. Олы Мишә урта мәктәбе укытучылары инде икенче елын әлеге акциядә катнашалар. Алар кызыксынып диктант сорауларына җавап бирделәр
Балалар иҗат үзәге методистлары Гәрәева Р.Р., Ибраһимова Э. З., Закирова Р. Р. һәм өстәмә белем бирү педагогы Баева З. Р. «Өстәмә белем бирү учреждениеләренең белем бирү һәм тәрбия бурычларын комплекслы хәл итү шарты буларак, социаль әһәмияткә ия булган грант проектларын гамәлгә ашыру» республика семинарында катнаштылар. Арча муниципаль районының «Укучылар сарае» директоры Р. Н.Гыйниятуллин проектларның бюджеты белән таныштырды. Финанслау өчен акчаларны каян табып булуы турында сөйләде. Ә укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Галәветдинова А. Г. проектны грант конкурсына әзерләү үзенчәлекләрен аңлатты.
Әвәләү – балалар өчен бик мөһим шөгыль. Ул балаларның иҗатын, кул чукларын, уйлау киңлеген, төсләр һәм форма турында танып белүләрен арттыра, нерв системасына бик яхшы йогынты ясый. Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкәчә белем бирү төркемендә балалар фантазия байлыкларын кулланып әвәләргә бик яраталар.
Сөмбелә ул – уңыш бәйрәме. Аны уңыш җыелгач, көзге кыр эшләре беткәч,көн белән төн тигезләшкәч бәйрәм иткәннәр. Бәйрәмнең хуҗабикәсе Сөмбелә исемле кыз булган. Аны телгә оста, чая кызлар арасыннан сайлап алганнар һәм Сөмбелә итеп киендереп мәйданга чыгарганнар, төрле сораулар биргәннәр. Аның сүзләренә хәтта картлар да колак салган. Сөмбелә – башак дигәнне аңлата. Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән дә әлеге бәйрәм билгеләп үтелде. Балаларга бәйрәм бик ошады
“Батыр” спортзалында “Телэче” спорт мәктәбе 2009 нчы елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында Татарстан Республикасының атказанган спорт остасы, милли төрләр буенча РСФСР ның спорт остасы Наил Габдрахман улы Хәмидуллин истәлегенә көрәш буенча Теләче муниципаль районы беренчелеге уздырды.
29 октябрьдән Республиканың барлык мәгариф оешмаларында каникуллар игълан ителде. Күптән көтелгән яллар белән бергә Олы Мишә урта мәктәбенең "Ак каен" мәктәп яны көзге лагере эшли башлады. Беренче көнне балалар белән лагерьда һәм аның территориясеннән тыш үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча әңгәмә үткәрелде. Укучылар ике отрядка бүленеп, күңелле стартларда катнаштылар, эшлекле уен уздырдылар, рәсем бәйгесе оештырдылар.
Көзге лагерыбызның икенче көне. Бүгенге программа “Яшел ут” (юл хәләкәтләрен булдырмау профилактикасы) темасына багышланды. Көн давамын укучыларыбыз иртәнге зарядка ясап, юл хәләкәтләре буенча викториналарда катнашып,күңелле уеннар уйнап уздырдылар.
Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбендә «Географик диктант – 2022» халыкара акциясе үткәрелде. Чара викторина белән башланып китте. Аннан соң акциядә катнашучыларга Антарктида экспедициясеннән видеомөрәҗәгать белән чыктылар. Модератор бланклар белән эшләү тәртибен аңлатканнан соң укучылар мөстәкыйль эшкә күчтеләр. Акциядә 8 нче сыйныф укучылыры катнашты. Катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.
“Батыр” спорт комплексында үз чорының легендар көрәшчесе, республикабызның атказанган спорт остасы Наил Габдрахман улы Хәмидуллин истәлегенә 2009 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге малайлар арасында көрәш буенча район беренчелеге булып үтте. Анда районыбыз мәктәпләрендә белем алучы укучылардан тыш, Саба, Арча һәм Азнакай районнарының да яшь көрәшчеләре бил алышты.
Баландыш төп мәктәбенең бер төркем укучылары катнашып, зур уңышларга ирештеләр. Шәхси беренчелектә:
Залялиев Муса – 1 урын
Хайретдинов Ибрахим – 2 урын
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында:
Мингазов Ихсан – 3 урын
Хайретдинов Габдерәхим һәм Хайретдинов Әхмәд җиңүгә омтылган өчен махсус бүләккә ия булдылар.
Баландыш төп мәктәбе командасы 2 нче урынны яулады. Тренер – Галимов Д.И. Котлыйбыз!
Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы кысаларында, Алан авыл китапханәсендә халыкның циффрлы грамоталылыгын һәм аларның цифрлы икътисадка әзерлеген арттыручы онлайн –сервислар белән таныштыру эше дәвам итә. 26 октябрьдә «Сезнең виртуаль дөнья»дип исемләнгән мәгълүмат сәгате уздырылды.Чараның беренче өлешендә санлы технологияләрнең үсеш тарихы, аларны көндәлек тормышта һәм һөнәрдә нәтиҗәле куллану буенча китаплар белән таныштырылды. Ә чараның икенче өлеше практик иде - һәр катнашучы алган белемнәрен компьютерда кулланып шөгыльләнә алды.