ЯҢАЛЫКЛАР


10
ноябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бу кайгылы датага «Там, где память - там слеза…»  дигән китап күргәзмәсе әзерләнде һәм әдәбиятка күзәтү ясалды. Күргәзмәдә илебез тормышындагы коточкыч вакыйгаларны тасвирлаган китаплар, ГУЛАГ аша үткән язучылар турындагы әсәрләр тәкъдим ителде. Чара презентация белән үрелеп барды.

Хөрмәтле районыбыз хокук сакчылары, милиция һәм полиция ветераннары! Сезне ихлас күңелдән Россия Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәбез.


7
ноябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Бәйрәм алдыннан район мәктәпләрендә әлеге датага багышланган чаралар узды. Чара барышында балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар.

Ел саен 5 ноябрьдә шундый файдалы һәм мавыктыргыч бәйрәм билгеләп үтелә. Аны истәлекләр көне дип тә атарга мөмкин, чөнки тормышның кайбер мизгелләре аерым очракларда гына искә алына, ниндидер сәбәп белән комодтан калын фотоальбом тартып чыгарыла һәм «узган еллар буйлап сәяхәт» башлана. Китапханәдә «Гөрләвек» клубы әгъзалары әбиләренең һәм өлкән туганнарының фотосурәтләрен барладылар, шулай ук үзләре дә ретро кадрлар ясап карадылар. Тарихка кереп калу сокландыргыч эш һәм фотограф иҗаты күңелле шөгыль дә.

2022 елның 1-4 ноябре көннәрендә Әлмәт шәһәрендә Теләче муниципаль районының балаларны сәламәтләндерү- белем бирү (профильле) үзәгендә тәрбияләнүчесе, Баландыш төп мәктәбе укучысы Тимербаев Раиль (җитәкчесе - ПДО Җаббаров А.Ф.) Татарстан Республикасы җыелма командасы составында «Әлмәт Опен»бадминтон буенча бөтенроссия яшүсмерләр ярышларында катнашты. Уеннар нәтиҗәләре буенча Раил 5 нче урын алды. Котлыйбыз һәм уңышлар телибез.

1992 елның 6 ноябрендә безнең төп законыбыз - Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителде. Бүген Татарстаныбыз – Россия составындагы иң алдынгы республикаларның берсе. Шуңа күрә Конституция көне Татарстан өчен иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе булып тора. Шул уңайдан авыл китапханәләрендә тарихи сәгатьләр, әңгәмәләр, викториналар һәм башка төрле тематик чаралар уздырылды.

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне буларак билгеләп үтелә. Россиядә милләтләр төрле булса да, без барыбыз да бер тигез. Гомер-гомергә кешеләр үзләренең Туган илен яратканнар. Туган илләренә багышлап җырлар, такмаклар, шигырьләр чыгарганнар. Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкә әзерлек төркемендә дә әлеге бәйрәмгә багышланган төрле шөгыльләр уздырылды. Балаларга үзләренең туган илләре турында белү бик кызыклы булды.

Районыбызның бер төркем укучылары — Заһидуллина Нурфия (Баландыш төп мәктәбе, 8 нче сыйныф), Гыйлаҗова Таңчулпан (Олы Мишә урта мәктәбе, 10 нчы сыйныф), Муртазина Гөлфия (Иске Җөри урта мәктәбе, 10 нчы сыйныф) — Баландыш төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Минһаҗева Л.М. җитәкчелегендә, башкалабыз Казанда «QAZAN QUIZ» дип аталган республикакүләм проектта катнашып кайттылар.

Географик диктант географик белемнәрне популярлаштыру һәм халык арасында Россия географиясенә карата кызыксынуны арттыру максатыннан, 2015 нче елда беренче тапкыр үткәрелә. Барлык мәктәпләр базасында  географик диктант язу  өчен   мәйданчыклар булдырылды.

   30 октябрь көнне   укучылар, укытучылар «Географик диктант - 2022» халыкара агарту акциясендә катнаштылар. Катнашучылар зур кызыксыну белән видеоматериал карадылар, аннары диктант сорауларына җавап бирделәр.

«Ак каен " мәктәп яны лагеренда яхшы гадәтләр көне узды.Көне буе балалар дөрес һәм әдәпле тәртип нормаларын һәм кагыйдәләрен белүдә көч сынаштылар. Башта балалар белән «Сез әдәпле булдыгыз»дигән әңгәмә үткәрелде. Тәрбиячеләр балалар белән бергәләп әдәплелекнең нәрсә икәнлеге, начар гамәлләрдән аеру, үз-үзеңне тоту нормалары һәм җәмгыятьтә үз-үзеңне тота белү турында сөйләштеләр. Көн рәсем конкурсы һәм мәктәп музеена экскурсия белән дәвам итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International