ЯҢАЛЫКЛАР


10
ноябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

29 октябрь көнне Олы Мишә урта гомуми белем бирү мәктәбендә көзге мәктәп яны лагере эшли башлады. Бүген көн иртәнге зарядкадан башланды. "Конституция-Закон, без барыбыз да аның буенча яшибез!" дигән темага әңгәмә үткәрелде, укучылар  викторина сорауларына җавап брделәр. Үткәрелгән чаралар Россия тарихына, туган якка мәхәббәт тәрбияләүгә, гражданлык аңын формалаштыруга ярдәм итте.

«Ак каен» лагерының дүртенче көне. Бүгенге көн кызыклы вакыйгаларга бай булды. Һәрвакыттагыча иртә зарядкадан башланды. Отрядлар күңелле стартларда катнашып, үзләренең физик мөмкинлекләрен генә түгел, җиңүгә омтылышларын сынадылар. Шулай ук мәктәп библиотекасына сәяхәт кылдылар.көн азагында бадминтон спорт төре буенча иң яхшы уйнаучы һәм иң көчле команданы  билгеләдек.

Ул Татарстан республикасында «Цифрлаштыру елы» кысаларында "Интернет - озын гомер" дигән исем астында оештырылды. Чараның максаты - өлкән яшьтәге кешеләрдә югары технологияләргә карата каршылыклар һәм мәгълүмати чикләнгәнлек киртәсен узарга булышу, шулай ук компьютерда эшләү күнекмәләре булдыру.

Шәдке балалар бакчасында һәр эшнең максаты һәм бурычлары төгәл күрсәтелә.  Тәрбияче балаларны прогулкага  алып чыкканда түбәндәге максат һәм бурычларны  куя:  балаларның сәламәтлеген ныгыту, физик  һәм акыл үсешен үстерү, организмны чыныктыру күнекмәләрен өйрәнүне дәвам итү.  Саф һавада ял итү авыруларга каршы торучанлыкны ныгыта.  Балалар прогулкада хәрәкәтле уеннар уйныйлар,  йөгерәләр.  Бу вакытта организмда матдәләр алмашы дөрес эшли, аппетит яхшыра. Баланың үз-үзенә ышанычы арта: кыю, җитез, бик актив була, тормышка карашы үзгәрә. Шуңа күрә безнең Шәдке бакча балалары бик тә прогулканы  яраталар.  

Бүген Олы Мишә урта мәктәбендә районның Гражданнар оборонасы буенча вәкиле И. Г. Гарипов белән очрашу булды. Бу очрашуда Илһам Гарипович ГО буенча хезмәтнең оештырылуы белән таныштырды: сигнал вакытында халыкка хәбәр итү системасы һәм гамәлләр; төрле хезмәт төрләре  һәм яшерен урыннар турында сөйләде.Бу очрашу кирәкле һәм файдалы булды.

Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышында татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ» республика бәйгесе игълан ителде. Ул татар телен һәм әдәбиятын пропагандалау, «классик шигърият» дигән тирән, бай тарихи-мәдәни хәзинәсен саклап калу, милли мәдәният өлкәсендә китапның урынын һәм әһәмиятен билгеләү, нәфис сүз юнәлешендә талантлы башкаручыларны барлау, аларга ярдәм итү һәм иҗади мөмкинлекләрен үстерү өчен оештырыла. Бу бәйгегә Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсеннән Шакирова Расүлә  башкаруында  Фәнис Яруллинның “Сөенә беләсеңме?” дигән  шигыре тәкъдим ителде.

Илдә барган вакыйгалардан Максабаш авылы халкы да битараф калмады. “Хәрбигә ярдәм янәшә” акциясе кысаларында Максабаш  авылы мәдәният хезмәткәрләре «Ак калфак» берләшмәсе хатын-кызлары белән берлектә хәрби операциядә катнашучы солдатларга ярдәм йөзеннән оекбашлар бәйләү оештырдылар. Әзер оекбашлар алып килүчеләр дә күп булды, үз өлешен керткән һәркемгә бик зур рәхмәт. Безнең күңел җылысы кушып бәйләнгән оекбашлар солдатларга ярдәм итәр дип ышанабыз. Хәрби операциягә алынучы солдатларыбызның аяклары туңмавын, илләр тынычланып, туган якларга исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез.

1921-1953 еллардагы репрессияләр вакытында СССРда барлыгы 6 миллионнан артык кеше зыян күргән дип санала. Төрле елларда илдә барган сәясәт нигезендә административ тәртиптә репрессияләнгәннәрне тагын бер кат искә алу көне бу. Мөлкәтеннән, йорт-җиреннән мәхрүм ителеп, илнең тормыш итү өчен шартлар булмаган ерак төньяк һәм көнчыгыш төбәкләренә сөрелгән миллионлаган корбаннарның язмышын хәтердә яңарту көне. Шул вакыйгаларны истә тотып Теләче районы авыл китапханәләрендә хәтер сәгатьләре, күргәзмәләр, әңгәмәләр һәм башка төрле тематик чаралар узды.

Теләче 2нче балалар бакчасында Теләче узәк хастаханәсе медицина хезмәткәрләре тарафыннан балаларга профилактик тикшерүләр үткәрелде. Балаларны педиатр, невролог, отоларинголог һәм стоматолог тикшерде. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга профилактик тикшерүләр үткәрүнең төп максаты -авыруларны башлангыч чорда белеп алып дәвалау яисә бөтенләй булдырмау.

20 гасырның беренче яртысы фаҗигасе илнең массакүләм кулга алу, куып чыгару, атуга эләккән бик күп гражданнарының язмышларына кагылды. 1974 елның 30 октябрендә мордва һәм Пермь лагерьларының сәяси тоткыннары СССРда сәяси репрессияләргә каршы протест йөзеннән ачлык игълан иткән вакыйгалар истәлекле дата булды. Шул вакыттан алып ел саен 30 октябрьдә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Олы Мәтәскә авылында да бу көн ел саен искә алына. Быел да мәдәният хезмәткәрләре “Җәүһәр” клубына йөрүче ханымнар белән “Күңелләрдә калган  мәңгелек яра”дип исемләнгән  патриотик сәгать үткәрделәр. Мәдәният хезмәткәрләре аларны авылыбыздагы репрессия корбаннары белән таныштырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International