20 гасырның беренче яртысы фаҗигасе илнең массакүләм кулга алу, куып чыгару, атуга эләккән бик күп гражданнарының язмышларына кагылды. 1974 елның 30 октябрендә мордва һәм Пермь лагерьларының сәяси тоткыннары СССРда сәяси репрессияләргә каршы протест йөзеннән ачлык игълан иткән вакыйгалар истәлекле дата булды. Шул вакыттан алып ел саен 30 октябрьдә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Олы Мәтәскә авылында да бу көн ел саен искә алына. Быел да мәдәният хезмәткәрләре “Җәүһәр” клубына йөрүче ханымнар белән “Күңелләрдә калган мәңгелек яра”дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрделәр. Мәдәният хезмәткәрләре аларны авылыбыздагы репрессия корбаннары белән таныштырды.