Бәйрәм алдыннан район мәктәпләрендә әлеге датага багышланган чаралар узды. Чара барышында балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Балалар Ватаныбызның бөек һәм матур булуын, аның тарихы вакыйгаларга бай булуын, дәүләт символлары турында белемнәрен ныгытуын, шулай ук илебезнең кайбер халыкларының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән танышуларын искә төшерделәр. Мондый чараларны уздыру Ватанга мәхәббәт, аның белән горурлану хисен тәрбияләргә ярдәм итә. Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итүгә багышланган чараларның төп максаты — балаларда Россиянең каһарман үткәне һәм бәхетле киләчәге булган бөек күпмилләтле ил булуына ышаныч формалаштыру. Моңа ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды:
1. Балаларның туган иле, дәүләт бәйрәмнәре турындагы күзаллауларын киңәйтү, Ватан-Россия турындагы күзаллауларны тирәнәйтү һәм төгәлләштерү.
2. Тарих вакыйгалары белән бәйле белемнәрне ныгыту, үз илең һәм туган ягыңның тарихын өйрәнү белән кызыксыну.
3. Илебез казанышлары өчен горурлык хисе тәрбияләү, илебездә яшәүче барлык милләт кешеләренә һәм аларның гореф-гадәтләренә толерант караш.
Укучылар «4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне» дигән 5 минутлык видеороликны карадылар. Шигырьләр укыдылар. «Россия – син минем йолдыз» җырын тыңладылар. Җыр илебезнең төрле почмакларында табигатьнең матур картиналары, аның истәлекле урыннары язылган видеоролик фонында яңгырады. Безнең ил буенча виртуаль сәяхәт вакытында балалар мәдәният һәм гореф-гадәтләр белән танышып кына калмыйча, илебез халыкларының милли уеннарын да уйнадылар.
Яшь буынны тәрбияләүдә патриотик юнәлеш чаралары үткәрү бик мөһим, чөнки үз илеңә мөнәсәбәтне формалаштыру, гражданлык, патриотизм кебек сыйфатларны формалаштыру, үз илең, халкың язмышы белән бәйләнеш хисен үстерү, Ватан язмышы өчен җаваплылык тәрбияләү балачактан башлана. Ватанга булган мәхәббәтнең тагын бер очкыны һәр баланың күңелендә кабынды дип ышанабыз.