«QAZAN QUIZ»

2022 елның 7 ноябре, дүшәмбе

Районыбызның бер төркем укучылары — Заһидуллина Нурфия (Баландыш төп мәктәбе, 8 нче сыйныф), Гыйлаҗова Таңчулпан (Олы Мишә урта мәктәбе, 10 нчы сыйныф), Муртазина Гөлфия (Иске Җөри урта мәктәбе, 10 нчы сыйныф) — Баландыш төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Минһаҗева Л.М. җитәкчелегендә, башкалабыз Казанда «QAZAN QUIZ» дип аталган республикакүләм проектта катнашып кайттылар. 

Әлеге чара, Бөтендөнья татар яшьләре форумы кысаларында, инде бер дистә елга якын үткәрелеп килә. Укучылар Милли китапханәдә «Акыл фабрикасы» белән таныштылар һәм IT паркка сәяхәт ясап, анда квиз уенында катнаштылар. Квизда алар татар теле, татар әдәбияты һәм мәдәнияты, тарихы, республикабызның күренекле шәхесләренә багышланган өлкәләрдә үзләренен белемнәрен сынап,  катнашучы дипломнарына ия булдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International