Географик диктант географик белемнәрне популярлаштыру һәм халык арасында Россия географиясенә карата кызыксынуны арттыру максатыннан, 2015 нче елда беренче тапкыр үткәрелә. Барлык мәктәпләр базасында географик диктант язу өчен мәйданчыклар булдырылды.
30 октябрь көнне укучылар, укытучылар «Географик диктант - 2022» халыкара агарту акциясендә катнаштылар. Катнашучылар зур кызыксыну белән видеоматериал карадылар, аннары диктант сорауларына җавап бирделәр.