ЯҢАЛЫКЛАР


8
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Хокук бозуны кисәтү эшнең төп үзенчәлеге – башлангыч профилактика уздыру.  Башлангыч профилактика уздыруның нигезе булып укучыларга нормаль үсеш өчен шартлар тудыру, төрле яшьләрдә килеп чыгучы кризислы ситуацияләрне вакытында күреп алу һәм педагогик-психологик дөрес чаралар күрү тора. Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре дә бу юнәлеш буенча төрле мәдәни чаралар үткәрәләр. Шуның чираттагысы 27 август көнне “Яшүсмер һәм закон” дигән  исем белән  квест-уен буларак үтте. Бу чара ике командага бүленеп үткәрелде. Командаларга хокук бозу буенча сораулар бирелде. Ике команда да сорауларга  төгәл җавап бирделәр.

30 августа - День Республики. Это общий праздник многонационального народа Татарстана. К этой дате 28 августа в Среднемешинской сельской библиотеке была организована книжная выставка “Татарстан – моя Родина”. На выставке были представлены книги, отражающие историю, культуру и традиции Республики Татарстан. Для учащихся была проведена викторина “Казань - духовный центр татарского народа”.

Балалар ышаныч телефоны - авыр тормыш вәзгыятендә калып, нинди дә булса сәбәпләр аркасында якыннарына һәм танышларына таяна алмаган балаларга һәм яшүсмерләргә ашыгыч психологик ярдәм күрсәтүнең түләүсез аноним хезмәте ул. 2010 елда исә Россиядә балалар ышаныч телефоны булдырылды. Бу телефоннан Татарстанда яшәүче балаларга түләүсез аноним хезмәте күрсәтелә.

26 август көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Балалар өчен ышаныч телефоны турында нәрсә белергә кирәк?” дигән темага презентация күрсәтелеп, әңгәмә үткәрелде.

Әлеге әһәмиятле вакыйга уңаеннан, 29 август көнне,  Теләче балалар китапханәсендә «Татарстан – минем Ватаным» дигән тематик китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмәдә Татарстанның мавыктыргыч тарихы, үзенең мәдәнияте, традицияләре, лидерлары булган республикабыз турында сөйләүче китаплар тәкъдим ителде.  

Бер төркем педагогик хезмәткәрләр Саба районында үткәрелгән Әдәби Сабан туенда катнашып кайттылар. Әдәби Сабан туе тәҗрибә уртаклашу, кешеләрдә яхшы гадәт – татарча әдәби әсәрләр, китап һәм журналлар уку гадәтен формалаштыру аша татар шәхесен камилләштерү максатыннан үткәрелде.

Мәдәният йорты каршындагы ял паркында узган бәйрәм кичәсендә китапханәчеләр Республика көненә багышланган «Татарстан, шанлы тарихың бар...», Россия халыкларының мәдәни мирас елына багышланган «Без – мираслы халык» һәм Идел буе Болгарстанында ислам дине кабул ителүнең 1100 елллыгы уңаеннан «Күңелләрдә коръән нуры»   дип исемләнгән  китап күргәзмәләре тәкъдим иттеләр.

Әдәби мәйданчыкта халык авыз иҗаты әсәрләреннән өзекләр укыдылар, табышмаклар, тизәйткечләр әйттеләр. Багдад хәлифәсе илчелегенең сәркәтибе  Әхмәд ибн Фазланның Багдадтан Болгарга кадәр үткән юлы картасын буяу аша балаларга Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итү тарихы аңлатылды. Шулай ук, бәйрәмебез кунаклары өчен шифалы үлән чәйләре һәм өй ризыкларыннан табын әзерләнгән иде.

25 августта бөек татар шагыйре Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең фашистлар тарафыннан җәзалануына 78 ел тулды.  Бу көнне безнең Ватаныбызның 11 патриоты  нацистлар суды тарафыннан хөкем ителгән.  Алар бу юлны лаеклы үттеләр, дошманнарга баш имичә, үзләренең кыска гомерләрен  фашистлар рейхына каршы яшерен көрәш алып баруга багышладылар. Җәлилчеләрнең батырлыгын балаларга аңлату максатыннан  26 август көнне “Үлемсез Муса”  дип исемләнгән, җәлилчеләрне искә алу  чарасы булып үтте.

Ул Советлар Союзы герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре һәлак булган көн уңаеннан оештырыла. Әлеге датага карата Урта Мишә авыл китапханәсендә «Кайгырма, дус, яшьли үләбез дип!» исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде. Китапханәче үзенең чыгышында җәлилчеләр булган төрмәләр, башлары киселгәндә дә Газраилнең күзенә туры карап, елмаеп үлгән чын каһарманнарның язмышлары турында сөйләде. Укучылар М.Җәлилнең Моабит дәфтәрендә язылган шигырьләрен укыдылар.

Моннан 78 ел элек бу көнне Берлинның Плетцензее төрмәсендә фашизмга каршы көрәшне дәвам иткән унбер ватандашыбызны җәзалыйлар. Җәлил һәм аның иптәшләре яшерен, күрелмәгән көрәш оештыруда зур осталык күрсәтә. Әлеге истәлекле көн уңаеннан, Күкчә авылы китапханәчесе «Җәлилчеләрне искә алабыз!» дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Китапханәче балаларга Муса Җәлилнең иҗат юлы, «Моабит дәфтәре» китабының барлыкка килү тарихы, шагыйрь һәм аның көрәштәшләренең батырлыгы турында сөйләде.

Җәлилчеләрне искә алу көне уңаеннан, Казаклар авыл китапханәсендә «Хыялый балачак» берләшмәсе әгъзалары өчен батырлык дәресе үткәрелде. Балаларга «Җәлилчеләр» дигән презентация күрсәтелде. «Җырым белән җиңдем дошманны» китап күргәзмәсендә М.Җәлил, А. Алиш китаплары һәм аларның тормышы һәм эшчәнлеге турында әдәбият тәкъдим ителде. Балаларга аларның батырлыклары турында мәгълүмат бирелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International