25 августта бөек татар шагыйре Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең фашистлар тарафыннан җәзалануына 78 ел тулды. Бу көнне безнең Ватаныбызның 11 патриоты нацистлар суды тарафыннан хөкем ителгән. Алар бу юлны лаеклы үттеләр, дошманнарга баш имичә, үзләренең кыска гомерләрен фашистлар рейхына каршы яшерен көрәш алып баруга багышладылар. Җәлилчеләрнең батырлыгын балаларга аңлату максатыннан 26 август көнне “Үлемсез Муса” дип исемләнгән, җәлилчеләрне искә алу чарасы булып үтте.