ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2022 ел
җомга

  Балалар – безнең киләчәгебез. Аларга нинди тәрбия бирсәк, нинди гамәлләргә өйрәтсәк, илебезнең, халкыбызның киләчәге дә шундый булыр.   Балаларны иманлы  итеп тәрбияләүдә Ислам диненең әһәмияте зур. Шуны күздә тотып 29 апрель көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәләргә йөрүче балалар белән Максабаш авылы мәчетенә экскурсия оештырдылар.

Балаларны мәчеттә Тимершәех  хәзрәт Усманов ачык йөз белән каршы алды. Ул аларны мәчеткә кергән һәр кеше белергә тиешле әдәп-әхлак кагыйдәләре белән таныштырды ,“Тәрбияле бала нинди булырга тиеш” леге турында вәгазь сөйләде. Балалар исә үзләре яттан белгән сурәләрне сөйләп күрсәттеләр.

"Эко яз 2022" акциясендә катнашып Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре коллективы "Сабира" чишмә янын корыган яфраклардан арындырдылар.

Вакыт бик тиз уза. Бөек Ватан сугышы ветераннар саны да сирәгәя бара. Безгә, батыр җиңүчеләрнең  оныкчыкларына Сугыш күптән булган кебек тоела. Әмма ул чактагы вакыйгалар алга таба киткән саен, алар ветераннар хәтеренә тагын да ныграк басыла. Җиңү көне алдыннан мәдәният хезмәткәрләре, башлангыч сыйныф укучылары, Айдар авыл җирлеге башлыгы белән берлектә "Хәтерне тере саклаучылар" дигән акциягә кушылдылар. Алар тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балаларының өйләренә барып хәлләрен белештеләр. Әңгәмә барышында тыл хезмәтчәннәре үзләренең биографияләре турында сөйләп хатирәләре белән уртаклаштылар. Тыл ветераннарына Җиңү бәйрәме уңаеннан Теләче муниципаль башлыгы исеменнән азык-төлек пакетлары һәм Татарстан Республикасы Президентының котлау открыткалары, күчтәнәч тартмалар тапшырылды.Аларга сәламәтлек, оптимизм, күңел күтәренкелеге теләделәр.

   Бу көннәрдә илебез Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңүнең 77 еллыгын билгеләп үтәргә әзерләнә.  Шул уңайдан 28 апрель көнне  Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре авыл  җирлеге  белән берлектә Максабаш авылында яшәүче тыл ветераннарын якынлашып бәйрәм белән котладылар , күчтәнәч пакетларны тараттылар.

26 апрель конне Максабаш авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “ Нинди бәхетле халык без – бар безнең Тукаебыз ” – дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Китап күргәзмәсенә куелган китаплар белән таныштырылды, шигырьләре укылды. Балалар бик теләп викторинада катнаштылар. Викторинаның җавапсыз калган сорауларына Тукай әсәрләре буенча эшләнгән мультфильмнарны карап, сорауларга җавап бирделәр. Г. Тукай шигырьләрен сөйләделәр.  

 

26 апрель  көнне халкыбызнын бөек шагыйре Г. Тукайнын тууына 136 ел.  Әлеге уңайдан Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре , берләшмәләргә  йөрүчеләр арасында “Тукайны укыйбыз”  исеме астында  онлайн  Тукай шигырьләрен уку марафоны  оештырдылар. Марафон барышында төшерелгән видеоларның яхшы дип саналганнарын “Теләчеинформ” мәгълүмат үзәге оештырган “Язлар алып килде Тукайны” һәм  Теләче җирлекара китапханәсе оештырган “Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, шушы булыр иң зур бүләгең” акцияләрендә катнаштырылды.

“Эко-яз 2022” акциясендә катнашып итеп 23 апрель көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре мәдәният йорты һәм балалар мәйданчыгы территорияләрен чүп-чардан арындырдылар.


28
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Агымдагы елнын 27 апрель конне Баландыш авыл жирлеге территориясендэ яшэуче шэхси затларнын трактор хэм тагылма арбаларына техник карау чарасы уткэрелде. Тикшеру барышында анда катнашучы затларнын регистрация документлары, техникаларынын тозеклеге хэм куллану вакытында куркынычсызлык талэплэренэ жавап биру момкинлеклэре каралды.

Техник карауга хужалар тарафыннан гомуми санда 79 берэмлек техника куелган иде. Аерым билгелэп утэрлек кимчелеклэр ачыкланмады.

Тукай бөек шагыйрь генә түгел, ә бөтен татар халкының тарихы һәм язмышы. Әлеге вакыйга һәм Татарстан Республикасында туган тел көне уңаеннан 26 апрель көнне  Шармыш авыл китапханәсендә гаилә белән уку көне үткәрелде. «Почитаем, поиграем, отдохнем, время с пользой проведем» чарасында китапханәгә килүчеләр язучының яраткан әсәрләрен укыдылар, викторина сорауларына җавап бирделәр һәм күргәзмәдә тәкъдим ителгән әсәрләр белән танышалар.

Укучылар һәм укытучылар мәктәп территориясен чуп-чардан чистарттылар. Бу чарадан һәркемнең кәефе күтәрелеп китте, мәктәп территориясе дә чистарып калды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International