26 апрель көнне халкыбызнын бөек шагыйре Г. Тукайнын тууына 136 ел. Әлеге уңайдан Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре , берләшмәләргә йөрүчеләр арасында “Тукайны укыйбыз” исеме астында онлайн Тукай шигырьләрен уку марафоны оештырдылар. Марафон барышында төшерелгән видеоларның яхшы дип саналганнарын “Теләчеинформ” мәгълүмат үзәге оештырган “Язлар алып килде Тукайны” һәм Теләче җирлекара китапханәсе оештырган “Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, шушы булыр иң зур бүләгең” акцияләрендә катнаштырылды.