26 апрель көнне “Балалар иҗат үзәге”, мәгариф бүлеге белән берлектә Пионериянең 100еллыгына багышланган “Социаль тәрбиянең балалар иҗтимагый оешмасы пространствосы ” дигән фәнни - гамәли конференция үткәрде. Әлеге конференциядә Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең педагог-оештыручысы Мөхәмәдиева Н.Д. мәктәптәге балалар оешмасы эшләрен яктырткан презентация белән чыгыш ясады һәм башкарган хезмәте белән I урынга лаек булды.
Йола буенча, христиан динен тотучылар әлеге бәйрәмнең төнен йокысыз уздыралар. Алар бер-берсен бәйрәм белән тәбриклиләр, Пасха көнендә иртә таңнан балалар йорттан-йортка йөреп авылдашларын бәйрәм белән котлый. Сабыйлар Христосның прообразы буларак кабул ителә. Аларны һәр өйдә ачык йөз белән каршы алалар, буялган йомыркалар, тәм-томнар белән сыйлыйлар.
24 нче апрель көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәчесе мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Күңелле балачак "клуб берләшмәсенә йөрүче балалар белән Г.Тукайның туган көне уңаеннан "Без Тукай оныклары" дип исемләнгән шигырь конкурсы үткәрде. Кичә барышында балалар язучының шигырьләрен сөйләделәр, аның тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле булган викторина сорауларына җавап бирделәр.
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көне һәм Татарстан Республикасында туган тел көне уңаеннан 22 нче апрель көнне Баландыш авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә "Бездә бүген Тукай көне" дип аталган әдәби сәяхәт үткәрелде.
Балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты, әсәрләре белән таныштылар. Алар Тукай иҗаты аша үз милләтеңне, туган илеңне яратырга өйрәнәләр. Укучылар Г.Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр, әдәби викторина сорауларына җавап бирделәр.
23 апрель көнне Иске Җөри авылы китапханәчеләре мәктәптә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан укучылар белән “Йөрәкләрдә Тукай эзләре, күңелләрдә Тукай сүзләре” дип исемләнгән чара уздырдылар. Әлеге чараның бурычы булып балаларны Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты белән таныштыру, язучының әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләү тора. Чарада язучының китапларына күзәтү үткәрелде, шигырьләре кычкырып укылды. Укучылар ике командагы бүленеп Габдулла Тукай әсәрләре буенча эшләнгән викторинада ярыштылар. Кичәнеӊ ахыры Г.Тукайныӊ «Туган тел» җыры белән тәмамланды.
Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның туган көне уңаеннан 21 апрель көнне Иске Җөри авылы китапханәчеләре “Ак каен балалар бакчасында» сабыйларда Г.Тукайның иҗатына кызыксыну тәрбияләү максатыннан, “Тукай әкиятләре буйлап сәяхәт”дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр. Китапханәчеләр балаларга әкиятләрне кычкырып укыдылар, ә балалар зур кызыксыну белән тыңладылар. Нәниләр үз чиратларында Тукайның шигырьләрен сойләделәр,"Бала белән күбәләк", "Гали белән кәҗә" әсәрләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр.Чара ахырында “Туган тел” җырын җырладылар.
26 апрель көнне Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбендә "Тукай мәңге безнең йөрәкләрдә" исемле бәйрәм кичәсе үткәрелде. Бәйрәм барышында укучылар шагыйрьнең шигырьләрен, әсәрләреннән өзекләр, үзләре иҗат иткән шигырьләрен сөйләделәр. Бөек шәхесләребезне онытмыйк!
Табигатьне чиста тоту, тирә-якның матурлыгын һәм төзеклеген тәэмин итү – безнең бурычыбыз. Шул максат белән, «ЭКОЯЗ» акциясе кысаларында Иске Җөри авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре мәдәният йорты янындагы территориядән карлар таратылды, Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройларга куелган һәйкәл яны тәртипкә китерелде.
Тукай! Бу исем бик җылы булып безнең күңелләргә мәңгелеккә урнашкан. Гомер буе ул безнең йөрәк түребездә идеал булып саклана, сүнмәс йолдыз булып балкып тора. Безнең күңелләрдә туган илгә, туган халыкка, туган телгә мәхәббәт хисе әнә шулай Тукай исеме белән бергә туа. 26 апрель көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә Шигърият бәйрәме үткәрелде. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, җырлар җырладылар.
Россия - күпмилләтле ил, аның һәрберсе үз сәнгатенә, гореф-гадәтләренә бай. 22 апрельдә Шармыш авылында булып узган "Библионочь 2022" һәм "Библиосумерки" чараларында катнашучылар сөлгеләрнең төрле символик мәгънәгә ия булуын, йолаларны һәм гореф-гадәтләрне белделәр. Чарага «Русский рушник – мастерство человеческих рук» дип исемләнгән күргәзмә эшләнде. Бүгенге көндә дә хөрмәтле кунакларны сөлгегә икмәк куеп, тоз белән каршы алу традициясе саклана.