Тукай! Бу исем бик җылы булып безнең күңелләргә мәңгелеккә урнашкан. Гомер буе ул безнең йөрәк түребездә идеал булып саклана, сүнмәс йолдыз булып балкып тора. Безнең күңелләрдә туган илгә, туган халыкка, туган телгә мәхәббәт хисе әнә шулай Тукай исеме белән бергә туа. 26 апрель көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә Шигърият бәйрәме үткәрелде. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, җырлар җырладылар.