“Почемучки” клубы балалары өчен Шармаш авыл китапханәчесе «Пернатые обитатели зимнего сада» дип исемләнгән экскурсия оештырды. Экскурсия яшь буынга табигатьне һәм әйләнә-тирә мөхитне хөрмәт итәргә өйрәтү максатыннан оештырылды. Балалар безнең якта кышлаучы кошлар турында хикәяне кызыксынып тыңладылар. Кардагы эзләрне күзәттеләр, кошларга җимнәр сиптеләр.
Шагыйрь, прозаик, публицист Ркаил Зәйдуллинның тууына 60 яшь тула. Әлеге датага карата Урта Мишә авыл китапханәсендә “Халыкчан шагыйрь” исемле темага күргәзмә куелып күзәтү үткәрелде.
Урта Мишә авыл китапханәсендә “2022 нче ел Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы”, Россиядә “Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау” елы уңаеннан күргәзмәләр куелды.
Теләче балалар китапханәсендә урта яшьтәге балалар өчен «Холокост турында һәркем белергә тиеш» дигән тематик сәгать үткәрелде.
«Холокост» (һәлакәт) сүзе «ут белән юк итү» дигәнне аңлата. Әлеге чарада балалар Холокост фаҗигасе белән бәйле төп төшенчәләр, Икенче Бөтендөнья сугышы чорының фаҗигале сәхифәсе буларак, Освенцим концлагереның тарихы белән таныштылар. Без бу турыда балаларыбызга аңлатырга тиеш, бу хакта онытырга ярамый.
Теләче җирлекара китапханәсе каршында эшләүче “Йөзек кашы” әдәбият- сәнгать иҗат берләшмәсе членнары район мәдәният йортында республика күләмендә узган “Аулак өй баттл” уенында катнаштылар. Таныштыру, кара – каршы такмаклар әйтешү, “Йөзек салыш” уены биремнәрен үтәүдә иҗат сөючеләребез сынатмадылар.
Катнашучыларыбыз Нурания Гыйльметдинова, Сиренә Гатиятова, Фәнил Миннекәев, Резидә Дәүлиева, Алисә Дәүләтшина, Илсаф Тимербайевка чын күңелдән рәхмәтләребезне җиткерәбез! Алга таба да иҗади уңышлар теләп калабыз!
Баландыш төп мәктәбендә төгәл фәннәр атналыгы старт алды. Атналыкны фәннәр патшасы – Фәнияр ачып җибәрде.Мәктәптәге һәр сыйныф укучысы төгәл фәннәр турында язылган канатлы сүзләрне укып тактага элделәр. Шулай ук тәнәфестә үзйөрешле машиналар ярышы булып узды. 7 нче сыйныф укучысы Галимов А. үзе ясаган җилләткечне демострацияләп күрсәтсә, 8 нче сыйныф укучысы Мухаметшина Р. компас булмаса, горизонт якларын билгеләүнең гади предметлар белән башкарып була икэнлекне исбатлады. Укучыларга беренче көн бик тә ошады, алдагы көннәр тагын да мавыктыргыч булачак.
Чын хоккей яратучылар бүген «Иске Җөри Кубогы " өчен көрәшү өчен Җөри бозына җыелдылар. Моңа һава торышының яхшы булуы һәм катнашучыларның яхшы кәефе ярдәм итте. Ярышларны ачу тантанасында район башлыгы Н.н.Хаҗипов катнашты. Турнирда биш команда катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча 1 урынны «Шәтке»командасы яулады,
2 урын-Олы Мәтәскә командасы
3 урын - «Теләче»командасы
4 урын - »Теләче " командасы
5 урын-Иске Җөри командасы
Теләче районы яшүсмерләр һәм ир-атлар командалары шәхси зачетта катнашты һәм призерлар булдылар:
Теләче балалар китапханәсендә урта яшьтәге балалар өчен «Холокост турында һәркем белергә тиеш» дигән тематик сәгать үткәрелде.
«Холокост» (һәлакәт) сүзе «ут белән юк итү» дигәнне аңлата. Әлеге чарада балалар Холокост фаҗигасе белән бәйле төп төшенчәләр, Икенче Бөтендөнья сугышы чорының фаҗигале сәхифәсе буларак, Освенцим концлагереның тарихы белән таныштылар. Без бу турыда балаларыбызга аңлатырга тиеш, бу хакта онытырга ярамый.
Теләче муниципаль районы башлыгы Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп улыннан Ачы авылы китапханәчесе Тихонова Вера Михайловна Теләче муниципаль районының 30 еллыгын бәйрәм итү кысаларында үткәрелгән мәдәни чараларда актив катнашканы өчен Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде.