Югары Кибәхуҗа авылы мәдәният йортында Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге Советының 2021 елда эшләгән эшләре турында отчет җыелышы булды. Җыелышта Теләче муниципаль районы башлыгы, Теләче районы оешма җитәкчеләре катнашты. Шулай ук әлеге жыелышта Максабаш авылы китапханәчесе Мингазова Л.В. 2021 ел эш нәтижәләренэ йомгак ясап чыгыш ясады.
Шагыйрь, Татарстанның М. Җәлил һәм Г. Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты Разил Вәлиевкә 75 яшь тулу уңаеннан Ю.Кибәхуҗа авылы мәдәният хезмәткәрләре “Талантлы каләм иясе” дип исемләнгән әдәби сәгать уткәрделәр.
Сәламәтлек – кеше өчен иң кирәкле һәм әһәмиятле фактор. Бүген 20 нче гыйнвар көнне Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкә әзерлек төркемендә балалар белән сәламәтлек турында әңгәмә үткәрелде. Балалар төрле сорауга җавап бирделәр, хикәя тыңладылар, табиб булып уйнап карадылар. Балаларга бик ошады.
Китапханәче «Гыйнвар аенда туган юбиляр язучыларыбыз» дигән темага әдәби сәгать үткәрде. Чара барышында иҗат берләшмәсендә катнашучылар гыйнвар аенда юбилейларын билгеләп үтүче күренекле татар язучыларының биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар, әсәрләрен укырга өйләренә алдылар. (Р.Вәлиев, М.Әмир, Р.Зәйдулла китаплары)
Әлеге күргәзмә аша балалар әкият илендә кунакта булдылар. Анда серле урман, тылсымлы предметлар, уңай һәм явыз геройлардан торган могҗизалы дөнья җанланды. Күргәзмә балаларны В.Катаевның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, әкият аланы буйлап сәяхәт кылырга чакырды.
Бүген Шәдке балалар бакчасында зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар презентация ярдәмендә кышкы урман белән таныштылар. Анда балалар бик кызыклы эйберләр күреп белделәр. Урмандагы хайваннар, кошлар белән таныштылар, аларның кышкы тормышларын якыннан күрделәр. Балаларга бик күңелле булды.
Шәдке Мәдәният йортында авыл җыены булып узды.Ел да оештырыла торган бу җыенда Теләче муниципаль районы башлыгы Хазипов Нәҗип Нәкыйпович һәм районыбызның башка тармак җитәкчеләре катнашты. Бу җыенда безнең Шәдке балалар бакчасы мөдире Шайхиева Г.М.балалар бакчасының 2021 -ел эшчәнлегенә кыскача анализ ясап китте.
Кисеп ябыштыру – иҗади эшчәнлекнең бер төре. Ул төрле фигуралар кисеп ябыштырудан гыйбарәт. Әлеге шөгылне балалар бик яратып башкара.Кисеп ябыштыру балаларның кул чугын ныгыта. Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкә әзерлек төркеме балалары да кисеп ябыштыру шөгылен бик яратып башкаралар.
«Дуслык» республика олимпиада үзәгендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән Министрлыгының математика фәненнән республика олимпиадасы узды. Олимпиада да 7-11 сыйныф укучылары катнашты.Теләче районы данын Теләче, Иске Җөри урта мәктәпләре һәм Баландыш төп мәктәбе укучылары яклады.
Мәктәп китапханәсе һәр укучы һәм укытучының төп таяну ноктасы булып тора. Белешмә сүзлекләр, методик ярдәмлекләр, матур әдәбият, вакытлы матбугат чаралары – һәммәсе бүгенге укучыга багышлана. 1нче сыйныф укучылары мәктәп китапханәсендә экскурсиядә булдылар. Китапханәче Мөбәракшина Фәнүсә Габделбәр кызы аларны китапханәгә кайткан дәреслекләр, матур әдәбият китаплары белән таныштырды. Балалар китапларның мөһимлеге һәм аларның ясалу тарихы, алар белән сакчыл эш итәргә кирәклеге турында да зур кызыксыну белән тыңладылар. Шулай ук стеллажларга тезелгән төрле темадагы китапларны зур канәгатьлек белән карап чыктылар. Экскурсия ахырында укучылар үзләренә укыр өчен китаплар алдылар.