Мәктәп китапханәсенә экскурсия

2022 елның 14 феврале, дүшәмбе

Мәктәп китапханәсе һәр укучы һәм укытучының төп таяну ноктасы булып тора. Белешмә сүзлекләр, методик ярдәмлекләр, матур  әдәбият,  вакытлы  матбугат  чаралары – һәммәсе бүгенге  укучыга  багышлана.   1нче сыйныф укучылары  мәктәп китапханәсендә экскурсиядә булдылар. Китапханәче Мөбәракшина Фәнүсә Габделбәр кызы  аларны китапханәгә кайткан дәреслекләр, матур әдәбият китаплары белән таныштырды. Балалар  китапларның мөһимлеге һәм аларның ясалу тарихы, алар белән сакчыл эш итәргә кирәклеге турында  да зур кызыксыну белән тыңладылар. Шулай ук стеллажларга тезелгән төрле темадагы китапларны зур канәгатьлек белән карап чыктылар. Экскурсия ахырында укучылар үзләренә укыр өчен китаплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International