Математика буенча олимпиада нәтиҗәләре

2022 елның 14 феврале, дүшәмбе

«Дуслык» республика олимпиада үзәгендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән Министрлыгының математика фәненнән республика олимпиадасы узды. Олимпиада да 7-11 сыйныф укучылары катнашты.Теләче районы данын Теләче, Иске Җөри урта мәктәпләре һәм Баландыш төп мәктәбе укучылары яклады.

Теләче урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Шагиева Алинә призер булды. Алинәне олимпиадага Иванова Екатерина Владимировна әзерләде.

Котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International