Сауш авыл китапханәсендә «Ак калфак» иҗат берләшмәсенең чираттагы очрашуы булып узды

2022 елның 14 феврале, дүшәмбе

Китапханәче «Гыйнвар аенда туган юбиляр язучыларыбыз» дигән темага әдәби сәгать үткәрде. Чара барышында иҗат берләшмәсендә катнашучылар гыйнвар аенда юбилейларын билгеләп үтүче күренекле татар язучыларының биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар, әсәрләрен укырга өйләренә алдылар. (Р.Вәлиев, М.Әмир, Р.Зәйдулла китаплары)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International